Дедушка Тимати преподавал в Шугурово

Вахит Юныс

Дедушка Тимати, писатель и журналист Вахит Закирович Юнусов.

Юнусов Вахит Закирович (литературный псевдоним — Вахит Юныс) родился 20 октября 1930 года в селе Исергапово Бавлинского района Татарстана.
Окончил сельскую семилетку, Бугульминское педагогическое училище, учительский институт. 2 года преподавал в Шугуровской и Бавлинской средних школах литературу, историю, логику и психологию.

В 1953 году поступил в Московский государственный институт международных отношений МИД СССР, после окончания, которого в течение 35 лет работал в системе Министерства внешних экономических связей, а также в посольствах СССР в странах Азии и Африки. Побывал в 70 странах мира. Участвовал на переговорах со многими иностранными делегациями на высоком уровне. После выхода на пенсию продолжал заниматься внешнеэкономической деятельностью и ездить в страны Азии, Европы и Америки. Еще в юношеские и студенческие годы писал стихи, статьи и рассказы. Активная литературная деятельность Вахита Юнусова совпала с периодом перестройки. С 1987 года выходят его публикации на русском, татарском и английском языках. Это рассказы, публицистические статьи, литературные критические обзоры, исследования о татарской культуре. Несколько лет подряд, стремясь сохранить духовные образцы культурного наследия татарского народа, Вахит Юнусов ездил по татарским деревням, собирая народные песни и сказания. Автор книги «6000 көн чит илләрдә» («6000 дней в странствиях»).

С 1997 года — политический обозреватель и член редколлегии газеты «Татарские новости».

Был членом Союза писателей Татарстана и секретарем Татарского ПЕН-центра по международным связям. В ноябре 1996 года сделал доклад о татарской культуре и литературе на 63-м Международном конгрессе писателей в Мексике.

Умер в октябре 2006 года. Похоронен в родном селе Исергапове.

Внук Вахита Закировича Юнусова певец ТиматиЮнусов Тимур Эльдарович, живет в городе Москве.

Тимати

Вахит Юныс

(1930-2006)

Язучы-публицист Вахит Юныс (Вахит Закир улы Юнысов) 1930 елның 20 октябрендә Татарстанның Баулы районы Исергәп авылында туа. Үз авылларында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, андагы дүртьеллык укуны өч елда тәмамлап, белем алуын Бөгелмә Укытучылар институтында дәвам иттерә. Анда да икееллык уку программасын бер елда үзләштереп, 1951 елда Лениногорск районының Шөгер урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Бер үк вакытта тарих, логика һәм психология фәннәреннән дә дәресләр бирә.

1953 елдан В.Юныс — СССР Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт Халыкара мөнәсәбәтләр институты студенты. Институтны тәмамлагач, озак еллар Ирак, Мисыр, Әфганстан, Сүрия кебек шәркый илләрдәге СССР илчелекләрендә хезмәт итә. Эксперт буларак күп кенә икътисади киңәшмәләрдә, рәсми дәүләтара сөйләшүләрдә катнаша, шулай ук икътисади мәсьәләләр белән башка бик күп рәсми сәяхәтләр кыла. Чит илләрдә алган тәэсирләрен ул көндәлек дәфтәренә теркәп бара. Соңыннан, кулына каләмен алгач, бу язмалар аның әдәби әсәрләренә — хикәяләренә, сәяхәтнамәләренә, очеркларына, публицистикасына нигезле материал булып яталар. 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «6000 көн чит илләрдә» исеме астында язучының шундый жанр әсәрләреннән тупланган күләмле китабы басылып чыга.

1997 елдан В.Юныс Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат органы «Татарские новости» газетасы белән хезмәттәшлек итә, шактый еллар газета редакциясендә баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул — Татарстан көндәлек матбугатының, бигрәк тә «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталарының даими авторларыннан берсе була. В.Юныс Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы булып тора.

Язучы 2006 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Туган авылы Исергәп зиратында җирләнә.

В.Юныс — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Вахит Юныс

1996 елда Татар ПЕН үзәге делегациясе Мексикага Бөтендөнья Язучылар Ассоциациясе (ПЕН-Интернэшнл) конгрессына баргач та, Баулы районының Исергәп авылы малае Вахит күпме илләрдән килгән язучылар белән инглизчә, гарәпләр белән гарәпчә, кореялылар белән кореяча сөйләшеп, барыбызны шаккатырды. Аннары ул, халыкара конгресс трибунасына чыгып, татар мәдәнияте һәм әдәбияте турында инглизчә сөйләп биргәч, Татар ПЕН үзәген алкышлап Халыкара ПЕН-клуб әгъзасы итеп алдылар.

— Нигә соң ул олы яшьләргә җитеп килгәндә генә басыла башлады? — дип сорый кайберәүләр.— Чыннан да, нигә ул сиксәненче еллар ахырында гына матбугатта күренә башлады?

— Дөрес,— ди Вахит Юныс үзе.— Чынлыкта мин 13-14 яшьләрдә үк Исергәп җидееллык мәктәбендә укыганда шигырьләр яза һәм Баулы район газетасында бастыра идем. 1946 —1951 елларда Бөгелмә педучилищесында һәм укытучылар институтында укыганда да шигырьләр, фельетоннар һәм мәкаләләр язып бастырдым. Тик Мәскәүгә килеп, Чит ил эшләре министрлыгының МГИМО институтында укый башлагач, бөтен вакытым чит илләрне өйрәнүгә китте. Чит илләргә барып, аларның яшәү рәвешен күргәч, миндәге патриотик хисләр җилгә очты. Үзебезнең тормышны мактап язарга кулым күтәрелмәде, ә чит ил тормышын сүгәргә вөҗданым кушмады. Сүз иреге һәм хәбәрдарлык килгәч кенә яза һәм язганымны бастыра башладым.

1930 елда Исергәп авылында туган Вахит Юныс ун яшьтә үк әтисез кала. Сугыш еллары, колхоз бер тиен түләми, бер кило икмәк бирми. Ә ашарга, яшәргә кирәк. Кышлык утын кирәк, малларга печән кирәк. Ун яшьлек малай калдык-постык җирләрдән печән чаба печәнне һәм урмандагы корыган ботакларны бәләкәй «уфалда» арбасы белән берүзе тартьш ташый. Бөгелмәдә укыганда да җәйге каникулларда бәләкәй арба кулдан төшми.

Кышкы төннәрдә укыган китаплар ерак серле илләргә чакыра хыяллар әллә кайларга оча Вакыт аз — Исергәп малае уку елларын кыскарта дүрт еллык педучилищены өч елда, ике еллык укытучылар институтын бер елда тәмамлый. «Стахановчы!» — дип көлә ул үзеннән соңыннан.

Аннан соң — бер ел Шөгер татар урта мәктәбендә укыту, бер ел Баулы район мәгариф бүлегендә эшләү, ә кичләрен кичке мәктәптә укыту. Театр белән мавыгу, үзешчән сәхнә труппасы белән төрле авыл клубларында Хаҗи әфәнде ролен башкару.

Ә җан һаман еракларга тарта, һәм бик сирәк элита вәкилләре генә укый ала торган МГИМО институтына кереп, 1959 елда В.Юныс аны әйбәт кенә бетереп чыга. Ә таләпләр анда бик катгый: беренче курска группага уналты студент керсә, алтынчы курсны исә бары өч студент кына тәмамлый.

Ниһаять, Каф тавы артындагы илләр, даими хәрәкәт, бетмәс-төкәнмәс сәяхәт... Үзе эшләгән илләрдә дөньяны шаулаткан зур вакыйгалар, переворотлар, революцияләр һәм сугышларның шапиты була В.Юныс һәр илне тирәнтен өйрәнә, кешеләре белән актив аралаша, һәр халыкның милли, мәдәни, тарихи һәм рухи үзенчәлекләрен көндәлек дәфтәрләренә теркәп бара. Сәяхәтнамәләрендә болао ачык сурәтләнә: Гыйрак Германиягә охшамаган, Сурия —Швециягә, сЭфган-стан — Тайваньгә, Таиланд һәм Кампучия Мексикага якын түгел. Кайсы гына илдә эшләсә дә, кая гына барса да, андагы ил һәм халык тормышын безнең ил һәм халык тормышы-язмышы белән чагыштыра. «Нигә алар шулай, ә без болай?» дигән сорауга җавап эзли ул.

Чит илдән туган авылына ялга кайткач, сигезенче дистәне ваклаган әнисе аңа гомерендә беренче тапкыр унике сум пенсия алуын шатланып сөйли. Чит илләрдәге карт-корының мул, бәхетле тормышын күз алдына китереп, В.Юнысның җаны тетрәнә-.

Язучы КЮныс әсәрләренең күпчелеге — чит илләрдә язган сәяхәтнамәләр. 1989 елдан башлап, ул чит илләрдән Татарстан матбугатына даими рәвештә материаллар җибәреп тора. Казанга килгәндә дуслары аннан шаяртып сорыйлар:

— Ничек итеп син «Татарстан яшьләре» һәм «Шәһри Казан» газеталарының чит илләрдәге үз корреспондентына әйләндең?

Ә аның җавабы җитди:

— Татар милләте зур һәм сәләтле милләт, ул, һичшиксез, дөнья мәйданына чыгачак. ХлГ гасырда без чит илләр белән ирекле һәм еш аралашачакбыз. Чит илләргә барырга омтылган яшь татарлар өчен язам мин. Чит илләрдә минем кебек күп йөргән һәм озак яшәгән татар язучылары булса, алар да язсын!

Вахит Юныс иҗатында икенче урында публицистика тора. Бу очраклы хәл түгел, чөнки соңгы ун ел публицистика күтәрелгән һәм шаулаган заман булды. Дөнья хәлләрен һәм илләр тарихын күзәтеп барган В.Юнысның зур теләк белән публицистикага кереп китүе бик аңлашыла — ул үткәндәге авыр заманнан һәм бүгенге газаплы эзләнүләрдән милләтебезнең киләчәктәге ирекле, мул тормышын күрергә тырыша.

Җыентыгына кергән хикәяләрдә В.Юнысның татар авылы кешеләренең холык-фигылен, яшәү рәвешен тирәнтен белүен күрергә, аның нечкә юморын тоярга мөмкин.

Авторның бу җыентыгына матбугатта басылган материалларның уннан бер өлеше генә кергән. Ә калганнары әле үз чиратын көтә...

Вахит Юныс төп тормыш кагыйдәләренең берсе итеп «сәяхәттә — бәрәкәт, хәрәкәттә — бәрәкәт» девизын ала Гомерлек мосафир булып, сәяхәтнамәләр остасына әйләнгән һәм татар укучыларының дөньяга карашын киңәйткән Вахит Юныс кебек шәхесләр безгә бик кирәк».

Разил Вәлиев

Давыллы диңгездә бер имин утрау

Безнең даими авторыбыз

Хөрмәтле дуслар!

Менә мин туган туфракта - Баулы һәм Исергәптә.

Ихлас күңелдән шатландым бу якларда халыкның әйбәт яшәвенә. Түзмәдем, яздым да сезгә җибәрәм.

Алда - Уфа, аннан соң Минводы, санаторий.

Ә аннан соң! Мин эшләгән «Министерство внешних связей СССР» юк инде хәзер. Авыр туфрагы җиңел булсын! Тик мин моңа кайгырмыйм, теләсәм, эш муеннан булачак. Тәкъдимнәр дә бар инде. Яңа елда сезгә яңа шатлыклар теләп, яратып - Вахит ЮНЫСОВ.

I. МӘСКӘҮ – РӘЧӘЙ

Менә мин тагын туган илдә...

Әле иртән генә Сүрия кешеләре белән сөйләшеп, кояшлы Димәшкъ урамнарында йөрдем, көндез Урта диңгездәге Кипр утравында Ларнака аэропортында «фри-шопта» вак-төяк нәрсә алдым, ә кичен безне үзенең карлы-яңгырлары белән Мәскәүнең «Шереметьево» аэропорты каршы алды. Бер 10 ел элек чит ил белгечләре салган «Шереметьево-2» халыкара аэропорты үзенең матурлыгы һәм уңайлыгы белән күпләрне сокландыра иде, ә бүген аңа да Рәчәй тимер юл вокзалларының шаукымы тигән: кая карасаң да чират, тәртипсезлек, эзләгән нәрсәңне табып булмый, атлаган саен тупаслыкка «абынасың»...

Кипрдан Мәскәүгә очу ике сәгать вакытны алса, «Шереметьево-2» аэровокзалында унбиш минутлык рәсми вак-төяк эш (формальностьләр) өч сәгатькә сузылды!

Хикмәт безнең түрәләрнең катгыйлыгында түгел, - таможня әйберләрне карап та тормады. Оештыру юк, тәртип юк, аэропорт хезмәткәрләре акча яисә бүләк чәлдерү ягын гына карыйлар. Мәсәлән, багаж өчен «Самсунг» арбасы алу элек 1 сум иде, хәзер 5 сум. Тик мин арбага 1 сәгать чират торсам да ала алмадым. Ниһаять, бер әрмән миңа «туры юл» күрсәтте: бер аэропорт сукбаена 30 сум төрткәч, ул ике минуттан ике арба тәгәрәтеп китерде...

Ярый әле абыем Миргазиан да, энем дә, улым Фәрит тә машиналар белән каршыларга килгәннәр: «частниклар» һәм таксистлар аэропорттан Мәскәүгә әйберләр белән кайту өчен 200 дән алып 500 сумга чаклы «каералар». Миргазиан белән без бик якын якташыбыз Вензель Рахманкулов машинасына утырабыз, ә башкалар әйберләр салынган ике машинада кайталар.

Мәскәү урамнары кара җепшек кар белән капланган. Күп җирдә лампалар янмый, караңгы.

Гомумән, Алеппо һәм Димәшкънең күзләр камашырлык төнге иллюминацияләреннән соң Мәскәү шәһәре сугыш чорындагы кырыслымны хәтерләтә.

Подъездагы лампалар янмый, бүген куйсаң, иртәгә инде ул лампочкадан җилләр искән була.

Урамнар сикәлтәле, асфальт искергән, чокыр-чакырлар күп. Күрәсең, урамнарны чистартмыйлар, машиналар үткәндә кара җепшек кар, җәяүлеләр өстенә чәчрәп, болай да начар кәефләрен боза.

1991 елның декабре, ун көннән - Яңа ел. Мин икенче көнне иртән «Образцовый коммунистический город» белән танышырга чыгам.

Универмаг. Икенче катта – хосусый кибетләр. Ангора йоныннан бәйләнгән кофта - 3800 сум, синтетикадан - 1900, «Жигули» өчен 1 автопокрышка - 2500 сум. Нәрсә бу, акылдан шашумы, әллә абсурдлар күргәзмәсеме?

Күрше кибеттә ак май саталар. Дәүләт бәясе, арзан. Тик... чиратка 17000 кеше язылган, ә май 3000 кешегә генә җитәрлек. Иң элек чиратка язылу өчен чиратта, аннан соң ярты көн май алу өчен чиратта торырга кирәк.

Ә коммерческий кибеттә чират юк. Тик... 3 литрлы банка белән сөт 90 сум, 1 кило ак май - 95 сум.

Чиратларда төрле трагикомик күренешләр булгалый. Култык таякларына таянып, берәү чиратсыз керергә маташа. Ә юан хатын аны фаш итә:

- Куыгыз аны, кабахәт ул, аның аягына бернәрсә дә булмаган, култык таягы - аңа кәсеп кенә!

Ә берәү әнисе үлүе турында белешмә күрсәтеп, «поминки» үткәрү өчен чиратсыз аракы алмакчы. Ләкин чиратта торучылар бик уяу, - читтән «дошман» үтмәсәк тиеш! Аның да «кара йөзе» фаш ителә:

- Оятсыз кеше ул! - ди бу чиратны көн дә сагалаучы берәү - Менә биш ел инде, аның һәр көнне «әнисе үлә»! Әгәр тентесәгез, аның кесәсендә пичәтле 1000 белешмә табарсыз! Култык таяклы кешене дә, «әнисе үлгән» кешене дә кибеттән чыракләтып чыгаралар. Безнең илдә гаделлек булырга тиеш!..

Баулыга шалтырату өчен шәһәрара автомат-телефон эзлим. Автоматларның уннан бер өлеше генә эшли. Эшләгәне дә кәефенә карап: куп очракта акчаны йота, тик кирәк җир белән тоташтырмый.

Өйгә кайтып тормас өчен, мин эшкә һәм дусларга Мәскәү урамнарындагы телефон-автоматтан шалтыратырга ниятлим. Тик... күбесенең рубкалары тамырлары белән йолкып алынган, күбесенең ток үткәргечләре өзелгән, исәннәре бик сирәк. Телефон будкаларының барысының да стена һәм ишек пыялалары ватылып беткән. Нәрсә, әллә Мәскәүгә кыргыйлар һөҗүм ясаганмы? Луддитлар яисә вандаллармы?

Миңа туган җирләргә, Баулы һәм Исергәпкә кайтып килергә кирәк. Билетлар алып куелган, вокзалга барырга дип чыгам. Выж да выж узып торучы йөзләрчә таксиның ник берсе туктасын! Күбесе буш, тик бу дөньяда син бармы юкмы, син кешеме, әллә бер мескен бөҗәкме, - алар сиңа игътибар итмиләр. Син монда кирәк түгел. Багдад, Каһирә, Димәшкъ, Стамбул, Искәндәрияне күз алдыма китерәм. Син урамда кул күтәрүгә, өч секундтан яныңа такси килеп туктый: «Ләббәйкә, әмерегезне көтәм, кая юл тотабыз?»

Вокзалга көч-хәл белән барып җитәбез. Мәскәүнең Казан вокзалында - ахырзаман, мәхшәр көне, кыямәт...

Акча түләп кергән туалет эчендә кешеләр шыгрым тулы, анда озак кына чират торырга кирәк. Ә кешенең түземлеге бетсә?..

Вокзал тирәләрендәге күрше йортларда түләми торган туалетлар да бар, тик алар - пычраклык эталоны, ә стеналары - әшәке сүзләр энциклопедиясе.

Багаж арбалары белән носильщик тотып булмый, тотсаң, әйберләрне вагонга чаклы илту өчен 40-50 сум сорыйлар.

Вокзалда «даими пропискага» кергән кешеләр дә күренгәли. Менә ертык киемнәргә төренгән, кырынмаган пычрак бер ир һәм нәкъ аңа пар бер хатын почмакта, вокзалның таш идәнендә яталар. Аз гына башларын калкытып, кесәләреннән азрак аракысы калган шешә чыгардылар да чиратлап шешәдән генә эчеп бетерделәр һәм, зур эш кырган кыяфәттә, тагын бөгәрләнеп яттылар. Ә алардан килгән әчкелтем-төчкелтем исләрнең Париж салоннарындагы исләр белән бер генә уртаклыгы да юк...

Ниһаять, Чиләбе поезды вагонына керәбез. Искергән, таушалган, тамбур тәрәзәләре ватык, купе ишекләре ябылмый, ябылса, эчтән бикләнми. Энем белән минем купедагы урыннар - 14 һәм 16. Бирегә бездән тыш тагын 4 пассажир килеп керә, икесе нәкъ безнең кебек 14 һәм 16 нчы урыннарга билет алганнар. Мин зәһәр телле яшь кенә марҗа проводницасың чакырам.

- Все нормально, - ди ул миңа. - Сез үз урыннарыгызда, өстә йокларсыз. Ә бу 4 пассажир аста чиратлашып йоклар. Аларның монда урыннары - «общий вагон» шартларында, алар бу турыда белергә тиеш.

Дөньяда күпме яшәп, купме илләр гизеп мондый очракны беренче тапкыр күрәм.

Чәй китерүче юк. («Еще чего захотели!» - диде зәһәр телле проводница).

Ресторанда ипи юк, 52 сумлык 9 градуслы «сухое столовое вино» шешәләре тезелеп утыра. Исерекләр төркеме үтеп китә, бик шикле, елтыр күзле мыеклы егетләр нидер эзләнеп, нидер сатып купедан-купега йөриләр. Төн уртасында ике теркем арасында сугыш кабынып китә, тик кан коелмыйча гына, тиздән солых та төзелә.

Нинди ил бу?

Лермонтовның «немытая Россия»се мәңге үзгәрмәячәкмени?

Әллә безнең халык, башка планета һәм галактика кешеләре кебек, рәхәт, тыныч, матур тормыш төзергә сәләтле түгелме? Әллә алар өченче сорт, «ясалып бетмәгән» затлармы? Бу уйларны башымнан чыгарып ташларга тырышам. Ләкин... Ничек болай яшәргә мөмкин?

2. БАУЛЫ - ИСЕРГӘП!

Менә мин туган җирләрдә, туган туфракта, «туган бишектә» - Баулыда, Исертәптә...

Баулы утырган җир, аның тирә-яклары Швейцарияне хәтерләтә: урман белән капланган матур таулар, саф сулы чишмәләр. «Җирең ямьле, суың тәмле, шифалы һаваларың...». Мәскәүдән соң болар җанга сары май булып тамалар, һава салкын һәм искиткеч саф, - хет кислород заводы яса да һаваны шешәләргә тутырып сат.

Кар ап-ак, чиста, аяк астында хәтфә кебек җәелгән, кояш нурында һәм кичке лампалар яктысында бриллиант кебек җем-җем ялтырый, чаңгы тагып урманга, тауларга менеп китәргә дәрт тудыра.

Баулы урамнары кичләрен Мәскәүдәге кебек караңгы түгел, лампочкалар якты яна. Тиздән Яңа, 1992 ел, Жәлил клубы каршында үзәк мәйданда төрле төстәге лампочкалардан матур иллюминация ясаганнар, кар таулары өйгәннәр, зур фил формасында чана шуу урыннары һәм урта гасыр башнялары ясаганнар, - заманалар авыр дип тормаганнар. Монда халык ялкау түгел шул, эшкә һәвәс, аннан соң район җитәкчеләре дә төшеп калганнардан түгел...

Кибетләрне урап чыгам.

Бик кычкырып мактанырлык булмаса да, ярыйсы гына, яшәп булырлык, һәрхәлдә, Мәскәү белән чагыштырганда, аерма ифрат зур. Чират торып булса да, сөтнең литрын - 50, йомырканың дистәсен 2 сум 60 тиеннән, каймакның килосын 2 сум 40 тиеннән алырга мөмкин. Мәскәүдә бу хыял гына.

Күп нәрсәгә талон, тик талоннарның күбесенә Мәскәүдә бернәрсә дә алып булмаса, монда талоннар югалмый, барысы да товарлана.

Ирекле базар һәм коммерческий кибеттәге бәяләр дә Мәскәүдәге кебек «акылдан шашмаганнар»: бәрәңге - 1-50, суган - 5-50, әйбәт сыер ите - 40 сум.

Куанычтан түшәмгә сикерерлек түгел, тик бер нәрсә дә чагыштыруда күренә бит: монда асылда яшәргә була. Аннан соң Баулы халкының 95% - кичәге авыл кешеләре. Ә авыл кешеләре запас тотарга ярата. Кемгә керсәң дә, аның кышлык запасы бар. Минемчә, Баулыда һәм районда бу кышны ачлык булмаячак.

Туган авылым Исергәпкә кайтам.

Әнә Ык буйлары, Чаукалык һәм Бакыр таулары, Ар тавы, Томбарлыдан килә торган балачак инеше...

Әтәмби урамы башына җитеп, тездән кар ерып, зиратка керәм. Ата-анам каберенә гарәпләр ысулында таш куелган, аңа Мәскәүнең атаклы ташчысы Габдинур Закиров чокып язган сүзләр: «Әкертен, җил, - монда кабер, әткәм-әнкәм күмелгән...».

Әй, гомерләр, гомерләр...

Бәшәр чокырыннан юл урманга менеп китә.

Ә безнең элеккеге йорт янындагы чокырдан юл Ар тавына юнәлә. Яңа ачыш ясыйм: хәзер ул чокырны безнең мәрхүм әни исеме белән «Факия чокыры» дип атыйлар икән...

Кырлар өстен япкан кар ап-ак кояшта алмаз кебек ялтырый. Анда куян эзләре.

Көн аяз, морҗалардан чыккан төтеннәрне җил таратмый, алар озын баганалар булып зәңгәр күккә күтәреләләр.

Авыл өйләре яңарган, киңәйгән, ихата-каралтылары нык. Өйләр иркен, коймалар, капкалар буялган, гомумән, Исергәп ифрат матур тәэсир калдыра. Авылдашларга тагын да муллык, иминлек килсен, тормышлары иркенәеп матурланып китүне күрергә язсын.

Авылның 8-9 кешесе ат тота башлаган. Колхоз моңа каршы түгел, - рәхим ит, түлә дә ал.

Шуларның берсенә - Әнвәр Хаҗиевка кереп сәлам бирәм. Әнвәр озак еллар колхозда ат караучы булып эшләде, ул атларның холкын белә, алар белән уртак тел таба. Аты каралган, таза, матур, әкрен генә люцерна күшәп тора.

- Күпмегә алдың? - дип сорыйм.

- Колхозга 15 арба ясап бирдем, аннан соң тагын бераз акча да өстәдем. Менә ат минеке.

Әнвәрнең үзе ясаган арбасы, үзе ясаган чанасы. Ул - алтын куллы оста. Күптән түгел ул Мәсевил белән Мәскәүгә килеп, туганым Миргазианга Мәскәү язучыларының дачалар поселогында йорт салып китте.

- Тормышлар ничек? - дип сорыйм.

- Яшибез әле, - ди Әнвәр. - Аяк терәп яшибез...

Үзе көлә. Мин аның «аяк терәп яшибез» дигән сүзенә ышанам, чөнки Әнвәр кешедән ашарга сорап, ярдәм көтеп ята торган бәндә түгел, ул үзенә-үзе хуҗа, ул җир хуҗасы, чың шәхес.

Минем күңел күтәренке. Менә бит, әле берничә ел гына элек авылларга Мәскәүдән май, ит, каз, тавык ташыйлар иде. Менә ничек үзгәрә тормыш дигәнең: «Дөнья куласа бер әйләнә, бер баса». Тукай сүзләре искә төшә:

Әйләнә көпчәк кеби байлык вә шөһрәт мәртәбә:

Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә...

Әле бик куп кеше, бигрәк тә яшьләр, авылдан шәһәргә качалар иде. Бигрәк тә урыс авыллары бушап калды. Исергәптән 5 чакрымдагы Репьевкада (аны татарлар «Типич» дип йөртәләр иде), бер генә җан иясе дә калмаган, элекке авыл урынында хәзер шәп-шәрә кыр, тик ташланган кирпеч чиркәү генә алпавыт заманың искә төшереп утыра...

Ә менә хәзер шәһәрләрдән авылга качу ихтималы бик зур. Ни әйтсәң дә, эшче халык яшәгән авыллар, да кытлык юк, ачлык юк, ә инде экономик мөнәсәбәтләрне уйлап, җиде кат үлчәп кулланганда, мондагы мөмкинлекләр бик зур.

Димәк, шәһәрләрдән авылларга һиҗрә (күчү, качу) башлану ихтималы заманында яшибез без хәзер...

Минем Мәскәүдән я Баулыга, я Исергәпкә кайтуым бик кирәк булган икән. Мәскәүдә генә калсам, күңелне төшенкелек басар иде. Баулы, Исергәп җанга өмет биреп, көч биреп, кәефне күтәреп җибәрде.

Мин әле Казанда һәм Татарстанның башка җирләрендә булмадым, анда ничектер, «я вам не скажу за всю Одессу». Ләкин Мәскәүдән алган тәэсирләрдән соң туган Баулы-Исергәп яклары миңа ДАВЫЛЛЫ ДИҢГЕЗДӘ БЕР ИМИН УТРАУ кебек тоелды...

Юлларыгыз уң, тормышыгыз мул һәм имин булсын, кадерле якташлар!

Корни на бавлинской земле

Зияров А. Корни на бавлинской земле: [К 65-летию Вахита Юнуса, уроженца села Исергапово, дипломата, писателя-публициста]

Слово мое об удивительно разносторонней талантливой личности. Встречаюсь я с ним не часто. Однако впечатления от общения и бесед с ним сохраняются в душе надолго.

Вахит Юнус мой односельчанин, побывавший в более 70 странах мира, двадцать пять лет жизни работавший на ответственных должностях вдали от Родины, за рубежом. Его отличают проницательность мысли и ума, широта взглядов, глубокие знания в вопросах жизни и бытия, в общественных, политических и экономических проблемах, умение оперировать большим потоком информации, фактов и доказательств. У него неповторимый, именно свой взгляд на все изменения, которые происходят в мире, также на такие понятия, как жизнь и ее смысл, возможности человека и его место в истории. При этом он никогда не навязывает свои взгляды, доводы и убеждения, естественен и прост в общении, точно чувствует меру в разговоре. Ясность суждений сочетается с глубокой силой убеждений. Каждая высказанная фраза, жесты и движения подчеркивают в нем высокую интеллигентность и достоинство, покоряет его хорошее знание языков.

Вахит Юнус по образованию учитель-филолог, экономист и специалист по международным отношениям. На заре своей юности он закончил педагогическое училище, затем учился в учительском институте, а впоследствии, будучи достаточно опытным и зрелым, поступил и успешно завершил учебу в Московском институте международных отношений. Рассказывая об этой яркой личности, нельзя не упомянуть о том, что в формировании его натуры и характера, в установлении личности большую роль сыграла семья, в которой он воспитывался. Исергапово, с немного странным названием, расположенное на бавлинской земле, на стыке границ Татарстана с Башкортостаном и Оренбуржьем, хотя и обыкновенное татарское село, в нем издавна жили люди с достоинством и гордые, всеми силами стремящиеся к свету и знаниям. В этой деревне, где были три мечети, в семье хлеборобов Закира и Факии Юнусовых, живших своим трудом, Вахит был самым младшим. Детство его выпало в трудные, военные годы. Ценящие честность и труд, спокойные и добрые родители может и вообще не думали и не представляли, что их двое сыновей Миргазиян и Вахит в будущем объездят весь мир. Умная и мудрая, удивительно тонкая и душевно богатая Факия aпa, хотя и не обладала специальными педагогическими знаниями и всякими приемами воздействия на детей, смогла воспитать в своих сыновьях трезвый взгляд на жизнь, серьезное отношение к труду и своим обязанностям, умение доводить каждое дело до конца и стойкость характера.

«Сыновья мои выросли на книгах Жюль Верна», вспоминала она потом с гордостью.

И Миргазиян, и Вахит всегда благодарны своим родителям, своему родному селу, давшему им крылья для полета. В своих сердцах и глубине души они хранят самые проникновенные чувства святой и великой человеческой благодарности и беспредельной любви к родной земле, отчему краю, до слез и боли дорогой Родине. «Родину чувствуешь ты не только умом, а всем существом и душой, так как в твоем создании ее воздух и вода родников, хлеб и картошка с полей земли родной. Хотя теперь она и вдалеке, но продолжает жить ее воспитание в характере и природе, песни и красота в твоих помыслах и в душе. Объездил я весь мир, побывал в райских уголках земного шара, увидел неописуемые города и страны. Через годы и расстояния все усиливается и углубляется тяга и невысказываемая любовь к родной земле. С возрастом границы родины как бы и расширились, но очагом самых теплых и сокровенных, невероятно сильных чувств и воспоминаний было и остается Исергапово», писали братья Юнусовы.

Говоря словами Фаниса Яруллина, «...чтоб очиститься в мыслях и в душе, побыть надо на Родине своей..». И потому, наверное, Вахит Юнус всегда волнуясь возвращается в родное Исергапово, на бавлинскую землю. Он ни к чему не равнодушен, всем интересуется, часто бывает на встречах с земляками, выступает. Его оценка курса и политики, направленной на сохранение мира и стабильности, экономической независимости в Татарстане, на страницах республиканских газет отличается остротой постановки вопроса, глубокими познаниями жизни, широким кругозором писателя-публициста, который, посетив многие страны, изучил их опыт и достиг большой компетентности. Только в 1994 году Вахит Юнус совершил путешествия в Гонконг, Тайвань, Швецию, Германию, Бразилию, Вьетнам, Объединенные Арабские Эмираты, где был очевидцем образа жизни, своими глазами увидел условия бытия, общаясь, узнал взаимоотношения между людьми. В многочисленных публицистических статьях и заметках Вахит Юнус простым и понятным языком убедительно доводит до читателей свои размышления о прошлом, настоящем и будущем татарского народа. В последние годы он успешно работает в жанре публицистики, пишет статьи, вызывающие неослабевающий интерес читателей, потому что у Вахита Юнуса есть что сказать, и большой опыт работы, обширные познания и светлый разум. Пишет он по велению чувства долга перед своим народом, а не в угоду кому-то, не преклоняясь перед ложными авторитетами, ежечасно мелькающими в общественно-политической арене. И потому у него твердые свои взгляды и убеждения. Пишет Вахит Юнус, как и его старший брат - известный писатель Миргазиян Юнус, страстно, с трепещущей болью в сердце о том, что для достижения высот развития и нормального существования народа и нации необходимо единство трех неразрывно связанных условий - как наличие государственности, языка и религии. Вахита Юнуса беспокоит и тревожит и то, что в сознании представителей татарской нации в результате больших трагедий и потерь укоренились неверие, пассивность, зависть и душевная мелочность, что мешает единству взглядов и целостности общественных и нравственных ориентации нации. Очень широкий кругозор и познания у Вахита Юнуса. Хотя и живет вдали от исторической Родины, он хорошо знает современную татарскую литературу, особенно поэзию, покоряют его знание татарской классики, жемчужины народного творчества. Этим летом на августовском совещании, участвуя в научно-практической конференции учителей татарского языка района и выступив по радио, он показал свою широкую осведомленность в вопросах культуры и литературы и развития родного языка.

Член Союза писателей Татарстана, участник десятка международных конференций, Всемирного конгресса татар, истинный патриот своей нации, писатель-публицист Вахит Юнус свой 65-летний юбилей встречает в полном творческом подъеме. Он много пишет, странствует, полон творческой энергии, живет бурной, интересной жизнью.

Желаем крепкого здоровья, духовной бодрости, творческих успехов нашему уважаемому земляку Вахиту Закировичу Юнусу, одному из по-настоящему достойных сыновей нашего района, которым мы гордимся, чей талант ценим и почитаем.

А. Зияров, учитель татарской гимназии.

источник: bavly-cbs.ru

Прочитано 34 раз. Спасибо и Вам!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.