Рубрика «18 яшькэ»

юбилейга котлаулар, поздравления на татарском языке

18 яшькэ

Сине Ай катыңда Зөһрә йолдыз сыман
балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы,
йолдызларның сихри җемелдәве матур,
әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә.
Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә җиңел
бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да,
сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк.
Син шуңардан тәм,
ләззәт табып алга омтыл.
Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын,
бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән
булып ятсын, сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен,
хыялларың тормышка ашсын.

*****

Читать далее