Бикэ Рахимова

Иделебез

Күңел сөйгән Иделебез
(Сөю белән көчле без!),
Күңел белән тирәнлеген,
Киңлеген дә үлчибез.

Идел өстендә акчарлак
Ак яулык болгыймыни?
Әллә инде саубуллаша,
Шуңарга боекмыни?

Акчарлак юл хәстәрендә—
Иделдә сые беткән,
Ә безнең күңел, нур булып,
Иделгә сыеп беткән.

Акчарлак Иделсез яши
Идел туңган чагында.
Безнең күздә зәңгәр боздан
Язгы хыял чагыла.

Без китмибез, Иделебез—
Мәңгелек тукталышы.
Колакта: "Китегез!" түгел,
"Кайтыгы-ыз!.."ның тавышы.

*****

Мин көтәм

Болгарыма барам әле,
һәрбер ташын сагындым.
Сагынмакка—таш җыйсам да,
Түрендә ул сандыкның:
Безгә дигән мал-мөлкәтләр
Чит кулларда әрнегән.
Болгардан калган ташлар да
Кадерлерәк мәрҗәннән.
Болгарыма барам әле,
Болгар кызы мин үзем.
Болгарыма кайтуны да
Мин көтәмен. Мин түзем.
*****

Җилгә бирмик

Үтәли җил үтә үзәгемә,
Әйтерсең лә кырда бер агач:
Җилгә каршы җырлыйм җырларымны,
Йөрәккәем тәмам ярсыгач.

Җил көенә җырлап, моңыбызны
Җилгә бирмик әле, җырчылар!
Үз җаныңны җилдән саклаганда
Үзәк өзгеч моңлы җыр чыгар.

Ку җаныңнан иләс-миләс җилне.
Җил аздыргыч, җил ул—замана.
Замананың көйләреннән таный
Сизгер йөрәк бәла-казаны.

Пыяла баш—заманага төзәп,
Куенымда йөртмим үч ташы,
Тик язмасын безгә, тик язмасын
Заман җилләрендә адашу.

Заман җилен җиңгән өчен генә
Шундый түзем, чыдам бүз халкым.—
...Сынау арты сынау үтеп кенә
Җирдә даулый алам үз хакым.
*****


Моң иясе

"Кызыл байрак" инде артта калды,
Чал Иделдә ярсу моң ага.
Сәйдәш уйный сыман нечкә кылда,
Моң иясе җанны сугара.

Иделенә салып калдырган ул
Җанының бар хисси әрнүен,
Бу көйләрдә шифа өчен кирәк
Ачылары бардыр әремнең.

Үзәк өзгеч көйләр җан сугара,
Дәртлесе дә якын күңелгә...
Болгар бабам яудан кайтып килә,
һич ышанмыйм алай түгелгә...

Сәйдәш көе чаптырып китерәдер
Атилланың ярсу атларын...—
Атилланы Этил улы, диеп,
Тарих аръягына атладым.

..."Кызыл байрак" инде артта калды,
Чал Иделдә ярсу моң ага.
Сәйдәш уйный сыман нечкә кылда,
Моң Иясе җанны сугара.
*****


Үтте

Мизгелләре үтте хыялларның,
Булган форсат очты, кош кебек,
Күңелләрем мөлдерәмә, дисәм,
Әллә ниләр җитми, буш кебек.

Бәргәләнгән җаным таңнар көтә,
Бигрәк соры инде бу кичләр...
Хыялларның кайсы якларында
Калды икән утлы ул хисләр?

Күңелемдә шыткан ышанычым
Тамырлары белән йолкына.
Ал кулыңны, әй алабай дошман,
Тамырларым минем йолкыма.

Кайтарыплар алып ул көннәрне,
Тагын бер мәртәбә үт икән,
Кире чолгар булсаң гына аны,
Хыял йомгакларын сүт икән.

...Сүтеләсе йомгак тәгәрәр бер,
Табып җаен, серле көнен дә...
Азатлыкны алыр түзем халкым,
Рәнҗетмичә җирдә кемне дә.
*****


Җәйге бакча

Түбәләмә тырыс җиләк җыйдым—
Яшел җәйнең кызыл түбәсе.
Пешкән-тулган җиләк нурлар эчкән,
һәрбересен килә үбәсе.

Туйлар иткән җиләк патшалыгы,
Нур белән сут икәү кушылган.
Аллы-гөлле тормыш төзегәннәр,
Киенгәннәр бигрәк купшыдан.

Патшаларга тәхет биргән бәхет
Рәхәтлеге җәйге бизәктә.
Җан эретер шатлык бирә уңыш,
Үз бакчаңнан җыйсаң бигрәк тә.

Чуар күбәләктәй оча күңел,
Аңа инде күптән җәй ия. ,
Алгысынган күңел әйткән җырым
Булсын—миннән җәйгә мәдхия.
*****


Чынлыкта
Гамил Афзалга

Кыя ташка менгәнмени—
Уйлары күккә тоташкан.
Җисми тәне җирдә йөри,
Үзе гүя күккә ашкан.

Югары дөньяда яшәү
Бер—читендер, бер—рәхәттер.
Сүздән челтәр үргән тормыш
Бер—михнәттер, бер—ләззәттер.

Хисе белән җир җылыткан
Күктән төшкән бер кояштыр.
Адәмнәрнең нәфсен күреп,
Илаһ каршында ояттыр.

Гөнаһларның юлын буу—
Тормышында бер хыялдыр.
Хыялыйдан чыккан нурлар,
Күзгә кереп, бер оялтыр.

Үткен фикер, хисле йөрәк—
Бар тормышы менә шушы.
Чынлыкта булмый дөньяның
Атлант баганасы—купшы!
*****


Сандугач

Сандугач сайрый да сайрый
Йөрәге кушып кына:
Киткән ул ләззәт иленә-
Бары тик үз хушына.

Кунган ботагы бәхетле,
Ә сандугач аңламый...
Кунган ипле булган өчен,-
Башкачалап сайламый.

Тамагы сайрап торганда
Аңа җәл түгел берни,
Әллә җиле, әллә силе—
Бәрсәң, әйдә, бәр инде.

Саксыз шул көчсез сандугач
Йөрәгеннән... ут ташый,
Челтерәп аккан көеннән
Ул моң дәрьясы ясый.

...Көзләр килде. Яңгыр, суык...
Кычыткан арасында
Сары сандугач гәүдәсе...
Ышанмыйм, карасам да..
*****


Кем отты?

Рөхсәтсез керү ярамый
Хөҗрәбезгә—күңелгә.
Тик бу заман ак күңелгә
Дөнья чүбе түгелә.

"Ярый", "ярамый" дигәнне
Инде барсы онытты.
Кем онтылды, кем отылды,
Иблислек—шайтан отты!

Прочитано 1042 раз. Спасибо и Вам!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.