Ахмет Рашит

Рашит_Ахмет_Ахатович

Каршылау идиллиясе

Тып-тын әле hава аланы –
Очкычлар hәм боргалаклар тын,
Офык буйлап сыза таң-нурын;
Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы –
Тып-тын әле hава аланы.

Очкычлар hәм боргалаклар тын.
Таң рәсемен ясыйм – ул гүзәл;
Катыштырмый гына чит сүзләр,
Әйт сурәтнең сихри чынлыгын.
Очкычлар hәм боргалаклар тын.

Офык буйлап сыза таң-нурын,
Көн туар да, гүләр бар алан –
Ярым кайтыр ерак юллардан,
Ярларыннан ташыр шатлыгым,-
Офык буйлап сыза таң-нурын.

Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы,
Күңелләрнең сүндер сагышын –
Татлы булсын безнең кавышу,
Мәхәббәтен сөйлә син аның –
Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы.

Тып-тын әле hава аланы –
Очкычлар hәм боргалаклар тын,
Офык буйлап сыза таң-нурын;
Йә, мәрхәбә, яңа көн таңы –
Тып-тын әле hава аланы.

*****

Кошлардан көнләшәм

Ак болытлар оча. Безнең дә бит
Болытлардан өстә бар очкан.
Ләкин хыял чикле: бу җиhанда
Җир белән Күк сирәк кавышкан.

Очар кошлар бездән бәхетлерәк:
Күкләр канат биргән, көч биргән –
Җитәкләшеп җитез җилләр белән,
И! Тәм таба алар очудан.

Аэродинамика дигән фәнне
Үзләштергән алар гомерлек,
Ә без исә, уздырмккчы булып,
Әллә кордык, әллә җимердек.

Без очкычлар уйлап тапкан булдык,
Ракеталар менде галәмгә,
Тик металлга сеңгән энергия
Бик аз ярдәм итте адәмгә.

Без Кояшка Икар булып очсак,
Балавыз күк хыял эреде;
Әле ярый, егылып төшкшн чакта
Сөякләрне җыйган – җир иде.

Без – табигать падишасы, диеп
Мактанудан юктыр файда да.
Мин карлыгач булып,лачын булып
Очар идем әллә кайларга.

Кошлар оча. Оча бар тарафка,
Язын – төньяк, көзен – көньякка;
Кошлар – иреклеләр. Тукталу – юк,
Чикләр буйлап читән корсак та.

Ак болытлар оча. Кошлар оча.
Кешеләр дә кайчак еш оча.
Тик нигә соң, меңгезмәскә теләп,
Күк Җир белән hаман тартыша?

Чиксезлекнең чиген эзләр өчен
Җирдән Күккә юкса кем дәшә?!
Кимсетүем түгел кешеләрне,
Мин кошлардан фәкать көнләшәм.

*****

Паровозлар белән хушлашу

Кыр казлары кебек тезелгәннәр,
Кыр казлары кебек моңсулар...
Хәтерләтеп ерак яшьлегемне,
Ник кузгалды щле ымсулар?

Ник кузгалды иске сөенечләр,
Ник яңарды иске яралар?
Кая әле болай, кая әле
Тезелешеп китеп баралар?

Көпчәкләрнең тигез тыкылдавын
Соңгы тапкыр тоеп тимердә,
Паровозлар белән тимер юллар
Саубуллаша бакый гомергә.

Казаннарда инде пар көче юк,
Мартеннарга соңгы юл озын.
Ишетәм күк тимер чапкыннарның
Тәннәремә сеңгән ым-сүзен.

Себер якларыннан Төркестанга,
Төркестаннан кабат Себергә -
Каршысына авыр сынауларның
Минем ашкын яшьлек йөгергән.

Бу замана өчен без дә инде
Иске паровоз күк искедер –
Ә күңелгә hәммә хатирәләр
Ямансу хис бары өстидер.

Юл читенә басып карап торам,
Ә күңелдә шундый моң, сагыш.
Таныш паровоз күк сузып-сузып,
Ерак калган яшьлек, бир тавыш.

*****

Туплар тынып торганда
Сугыш ветераннары истәлегенә

Таң эленгән каен башларына,
Яңгыратмый бүген туп җирне;
Тик былбыллар сайрый үзәк өзеп,
Тик кәккүкләр саный гомерне.

Тынлык кирәк миңа, тынлы кирәк –
Уйлар кочагында калыйм бер,
Ерактагы газиз туганнарны
Сагынып ла искә алыйм бер.

Яу кырында дуслар ятып калды
Әле кичә генә, таңтугач;
Йөрәгемдә әллә ничә яра –
Юат мине, юат, сандугач!

Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк –
Тынлык тансык шомлы юлларда
Сана, кәккүк, сана гомеремне,
Тик кайгылы хәбәр юрама!

Кайтасым бар туган якларымы –
Көтә мине газиз кырларым;
Исән калсам, илдәшләрем белән
Шатлык көен генә җырлармын.

Тынлык кирәк миңа, тынлык кирәк –
Җиңү көнен күрер җир кайда?
Сагынадыр мине, сагынадыр
Кырлар алиhәсе тургай да.

Прочитано 877 раз. Спасибо и Вам!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.