Ахмет Дусайлы

Син булмагач

Бу дөньяда берьялгызым яшим,
гәрчә син янымда йөрсәң дә.
Мин яныңа синең килә алмыйм
җылы карашыңны сизсәм дә.
Бу дөньяда берьялгызым яшим
гәрчә сине өзелеп сөйсәм дә,
читтән генә карап, читтән генә син дә
мине уйлап йөрсәң дә.
Бу дөньяда берьялгызым яшим,
гәрчә меңнәр минем тирәмдә.
Син булмагач, меңнәр кирәк түгел,
кирәк түгел миңа беркем дә…

14.03.02.
*****

Хыялымда синең күзгә карыйм —
чайпалырга торган күзләргә.
Чайпалдырмый, яшьләндерми генә
үбәргә дә иде, үбәргә!
Хыялымда синең күзгә карыйм
сагыш-моңга чумып йөргәндә.
Бәгырьләрем суырылып килә —
ничек кенә шуңа түзәргә?!
Хыялымда синең күзгә карыйм
сәхрәләрдә ялгыз йөргәндә.
Чайпалырга торган күзләреңдә
йөзәргә дә иде, йөзәргә!

1999, июнь.
*****

 

Әле менә офык алланмаган,
әле менә кояш чыкмаган,
әле менә йөрәк уянмаган,
әле менә күңел йоклаган…
Әле менә тамак кына туйсын,
әле менә өсне бөтәйтик,
әле менә ыңгырчакны кысып,
аркалыкны гына күтәртик…
Әле менә телне онытканбыз
(онытканбыз, әллә йотканбыз?),
әле менә Илне югалтканбыз
(югалтканбыз, әллә сатканбыз?)…
Әле менә кояш кына чыксын!..
Киндерәне чурып бетерсәк!..
Аһ!..
Нигә шулай ерак бу терсәк?!
1994

*****

 

Мин тормышның иң төбенә төштем
яраланган бөркет шикелле.
Җиргә бәрелеп канатларым сынды —
шушы булды иң-иң читене.
Мин яшь идем,
япь-яшь бөркет идем,
оча идем нинди биектә!
Ә хәзер…
Яннарымда шуыша еланнар,
ырылдашып йөри киекләр.
Бу җир
нинди ямьсез!
Монда
урам чаты саен Сары йорт.
Намуслылар
монда
баскан килеш үлә
умырзая кебек саргаеп.

Юк, җиргә түгел,
мин чокырга төштем,
чын тормышның шакшы чокрына.
Монда
Ач шакаллар кебек җасус өерләре
бер-беренең йөзенә текерә…
Монда кояш төшми, чәчәк үсми,
сайрамыйлар монда кошлар да.
Монда бары исерекләр җырлый,
монда бары акча кыштырдый.
Монда кояш нуры тошсен иде —
чирле микробларны үтерсен,
монда бер акыллы кеше
чиләк белән хлор сиптерсен!
1968-1994

*****

Үтте гомер йолдыз атылгандай,
мәңгелеккә калды эзе генә.
Сөялмадым аны шашып-шашып,
күз алдымда бары йөзе генә,
елмаюлы якты йөзе генә.
Гомеремнең язы булмады да,
яфракларын коя көзе генә.
Бәхетемне һаман ятлар өзде,
миндә калды бары күзе генә,
мөлдерәмә моңлы күзе генә.
Гомер арбам һаман кыеш-мыеш,
утыралмадым аның төзегенә.
Гомер буе бер җылы сүз көттем,
тик бер генә сүзе уелып калды:
“Мин башканы…“ дигән сүзе генә.

15.03.02.
*****

Карт тирәк

Сагышларым яфракларга күчте,
сандугачлар инде сайрамый.
Ә йөрәгем һаман тыпырчына,
көз җиткәнен һаман аңламый.
Сандугачлар бүтән кунмас инде,
тирәгемә басып сайрамас,
йөрәк яраларым инде беркем
җылы кулы белән бәйләмәс.
Яфракларын сибә карт тирәгем
моңсу җәймә итеп юлыңа.
Изелеп төшкән һәрбер яфрагы
күз яшьләре булып тоела.

2000, октябрь.
*****

Ләйлә (җыр)

Салкын язлар нишләп җылы миңа?
Сулышларын тоям җәйләрнең…
Белдем инде, белдем, сиздем инде,
сиздем җылы карашларын Ләйләнең.
Җылы майлар нишләп салкын миңа,
ямьсез уйлар нишләп бәйләнә?
Белдем инде, белдем, сиздем инде,
сиздем: кәефе юк икән Ләйләнең.
Авыр тормыш җиңеләеп китте,
дөнья гөлбакчага әйләнде…
Белдем инде, белдем, сиздем инде
сиздем: сөям икән бит мин Ләйләне.

3.04.02.
*****

 

Әле менә офык алланмаган,
әле менә кояш чыкмаган,
әле менә йөрәк уянмаган,
әле менә күңел йоклаган…
Әле менә тамак кына туйсын,
әле менә өсне бөтәйтик,
әле менә ыңгырчакны кысып,
аркалыкны гына күтәртик…
Әле менә телне онытканбыз
(онытканбыз, әллә йотканбыз?),
әле менә Илне югалтканбыз
(югалтканбыз, әллә сатканбыз?)…
Әле менә кояш кына чыксын!..
Киндерәне чурып бетерсәк!..
Аһ!..
Нигә шулай ерак бу терсәк?!
1994

*****


Рәхмәт, мизгел!

Әкрен генә

әллә яңгыр тамды,
әллә бер кош чиртте тәрәзем,
әллә нишләп куркып, дертләп куйдым,
кабаланып тышка карадым.
Тәрәзәдә кош та, яңгыр да юк,
яфрак селкетерлек җил дә юк.
Фәкать, мине үчекләгән төсле,
кояш эленеп тора елмаеп…
Тәрәз ачтым,
биткә кояш сулый,
сулышларны, хәттә, куыра.
Кинәт
тагын
әллә нинди нәрсә
тиеп китте йөрәк турына.
Йөрәк инде, юкса, күптән сихәтләнгән,
иләс-миләс түгел күңел дә…
Әллә бер кош,
әллә чишмә таушы
яңрап куйды күңлем түрендә.
Бер иснәрлек кенә умырзая исе килде
урман шаулавына ияреп, ү
тал бөресе шартлап ачылып китте
колак тобендә үк диярлек…
Нинди бөре? Нинди умырзая?!
Җәй уртасы инде авышкан.
Тук башаклар, башын түбән иеп,
мәрхәмәтлек сорый кояштан,
каеннарга инде сары кунган,
яз түгел бит, түгел, җәй көне!
Ә нигә соң тиберченә йөрәк
ияр кытыклаган тай кебек?
Каеннарга инде сары кунган,
ә чәчләргә көмеш өстәлгән,
күңелләргә инде сагыш иңә
сары йәки көмеш төсләрдән,
күңел инде упкыннарны читли
киерелсә дә, хәттә, җилкәннәр,
гафу сорыйм сездән, гафу сорыйм,
инде сезгә барып җитәлмәм,
салалмыйча калган сукмакларым,
җырланмыйча калган җырларым,
кичалмыйча калган давылларым,
кочалмыйча калган ярларым…

Әллә яңгыр, әллә бер кош чиртте,
әллә яшьлек үзе эндәште?
Әллә инде яшьлек тугаемда
бер адашып калган сердәшме,
күңелемнең якасыннан тотып
җилтерәтте, малай, түз генә!
Йокымсырап күпме яткан иде —
боз кузгалды бугай күңелдә.
Ачылып китте иске җәрәхәтләр,
рәхәт булып йөрәк кысылды,
кочакладым кебек миңа бәхет теләп
мәңгелектә калган дусымны…
Рәхмәт, мизгел,
ярый әле килеп
күңел тәрәзәмне шакыдың,
юкса,
инде картаясың, диеп
ышандыра язган акылым.
1985

*****

Үзем

Исмәгез лә, көзге җилләр,
бәгырьләрне кистереп.
Мин болай да карт бит инде,
мин болай да иске бит,
Картайды куллар, аяклар,
акылым да картайды,
җаным гына яна туган
сабыйныкы күк калды.
Йөрәк инде аксак-туксак,
җәрәхәтле, яралы,
мескеннең туктап калганын
күрәселәр бар әле…
Исмәгез лә, көзге җилләр,
картайганым беләм бит,
тузгытмагыз уйларымны,
кауламагыз, киләм бит.
Үз теләгем белән киләм
картлыгыма — көземә,
бар гөнаһым, савапларым
үземә, тик үземә.
Үзем күтәрәм йөгемне,
үзем күтәреп барам —
тегермән ташы кебек
иңемә баскан заман.
Зарлануым түгел болай,
язмышымнан ризамын:
бәхет мизгелен тоймам бит
татымасам нужаны.
Үзем күтәрәм йөгемне —
авыр йөген дәвернең,
исмәгез лә, көзге җилләр,
кисмәгез лә бәгырьне.
1994

*****

Кирәкми

 

Юк, кирәкми миңа хуплау сүзең,
фатыйхаң да мина кирәкми,
Хак Тәгалә хәләл көчем белән
эш итәргә мине өйрәтте.
Адашсам да, абынсам да бүген,
канатсам да тезне, борынны,
үзем сикереп торам, үзем табам
өлешемә язган юлымны.
«Нинди якты минем юлым! — диеп
син үзеңә мине ияртмә.
Адашу да, абыну да минем
язып куелган бит йөрәккә.
Синең барыр җирең — янар тауда,
минем барыр җирем — тын алан.
Юк, кирәкми миңа нәсихәтең,
мин бит аны барыбер тыңламам…
1994

*****

Бәйрәм Бүген минем янга беркем килмәс,
шәрабымны ялгыз эчәрмен.
Ялгызлыкның тәмен таба торган мәңге
буйдак шагыйрь – исәр мин.
*****
КайтуМенә тагын кайттым яшьлегемә, сөенә-сөенә кайттым,
күпме эзләп йөреп табалмаган бәхетемне таптым.
Менә тагын аның җылы кулын учларымда тотам.
Ләкин аңа әйтер сүзләремне йөрәгемә йотам.
Менә тагын иске сукмакларны мин киңәйтеп үтәм.
Тик колакта инде яңгырыйдыр мәхәббәткә матәм…
Менә тагын соңгы айрылышу очрашмаска бүтән.
Инде, Яшьлек, кабат кайталмамдыр, бөтенләйгә китәм…
Менә тагын яшьлегемә кайттым…

Апрель, 2002.*****
Парадокслар

Буй җитмәслек биеклекләр аяк астыңда.
* * *
Курык! Алладан курку — батырлык.
* * *
Киек каз юлы — чиксезлеккә ишарә.
* * *
Йолдыз атылды. Эзе — мәңгелек.
* * *
Ирек килер Иблистән Аллага якын булсаң.
* * *
Котылырсың коллык богавыннан ирек богавы кисәң.
* * *
Дошманыңа таян дустың ышанычлы булса.
* * *
Саклан дүрт ягыңа сак куйсаң. Сатма дошманыңны -дустың сөенмәсен.
* * *
Эчке сурәтемне ярлык итеп тагам дошманыма — үземә калкан.
* * *
Каргыйм: гарык бул рәхәткә!!!
* * *
Корал эшләр — Раббыңны мактасаң.
* * *
Дөнья нинди матур чүплек өстенә менеп җитсәң.
* * *
Әрнүләрең — җаныңа дәва.
* * *
Җирдә күргәннәрең — тамга. Башкалары чын.
* * *
Кимчелекләреңне сакла күз тиюдән.
* * *
Кайгырма кайгыга, шатлыктан шиклән.
* * *
Актан караны әзләмә, карадан акны әзлә.
* * *
Йомшакка кызыкма — тешеңне сындырыр.
* * *
Авыр тормыш, җиңел турында уйласаң.
* * *
Изгелекләреңне җиргә сал, өстенә бас һәм күтәрел.
* * *
Салкыннан эзлә җылыны.
* * *
Ярдәм кулы төпкә тарта.
* * *
Соклан дуңгызның камиллегенә нәҗеслектә.
* * *
Агуның дару өлешен, даруның агу өлешен бел.
* * *
Юл табалмый интексәң, күзеңне йомып кара.
* * *
Иң ялгыш фикерең — ачкыч.
* * *
Тышкы киртәләреңне эчеңнән алып ташла.
* * *
Тәгәрмәч уйлап тап һәм шатланып ела.
* * *
Болай да арзан тормыш — һаман кыйммәтләнә.
* * *
Кашларына кулың куеп көт онытасын, килсә.
* * *
Шәрәбтән тап аеклыкны.
* * *
Яфраклар шаулый — тынлык куера.
* * *
Онытмады. Онытса, исенә төшерми калмас иде.
* * *
Тынды черкиләр — дөньясы безелди башлады.
* * *
Аркаңнан кактырма лаек булмаса.
* * *
Ялынма юмартка — саран туйдырыр.
* * *
Бер генә әйт аңламасалар, кабат аңларлык булсын.
* * *
Хәтәррәк җиле күләгәнең.
* * *
Тәүбә — иң ахыргы гөнаһтан соң.
* * *
Актан агып чыга һәм карала акча.
* * *
Ашарга да мөмкин чикләвекне.
* * *
Таты ачысын татлысын яратсаң.
* * *
Йөзгә дә җттеңмени, и сабый?
* * *
Син кечкенә түгел югарыга карасаң. 1993 Җылыңны бир
* * *
Булдыклыны кем дә сөяр, син мине сөй!
* * *
Иреннәреңдә — үзеңә җәннәт.
* * *
Ничә уянганымны шигырьләремнән сана.
* * *
Үләннәргә кара һәм үрнәк ал.
* * *
Матурлар арасында матур бул.
* * *
Син икәүсең, аның берсе миңа карый. Икенчесен җиңсәң…
* * *
Иңнәреңдәге фәрештәләреңне туендырып тор һәрдаим изге эшләр белән.
* * *
Сынган агачта дөньяның асылы.
* * *
Гузәллеккә пародия ясамагыз!
* * *
Ак болыт! дип уйлап өлгер таралып беткәнче.
* * *
Тышаулама күңелеңне сөйгәнең кочагында.
* * *
Сизмәскә тырыш. Сизсәң — үзеңә үпкәлә.
* * *
Балаң туганчы гына үзеңнеке.
* * *
Җылыңны бир миңа туңасың килмәсә.
* * *
Савыт-саба шылтыравын татулыкка юра.
* * *
Ул да кеше, син дә сабый Ходай каршында.
* * *
Балаңа суктың — Тәңреңне рәнҗеттең.
* * *
Итәгеңә сарыла коткаручың.
* * *
Сабый яшьләре бәгыреңә тама утлы тамчы булып.
* * *
Сакла сабыеңны үзеңнән.
* * *
Чит балага бир тәмлерәген үзеңнекен ныграк яратсаң.
* * *
Кубызыңны балаңа бир — үзе уйнап биесен.
* * *
Берне таптың — көенечең артты, икене таптың — бурычың үтәдең, өчне таптың — сөенечең артты, күпне таптың — Җәннәткә юл ачтың.
* * *
Балаңа бил бөктең — Аллага сәждә кылдың.
* * *
Балаң тыңламыймыни? Ә син аны тыңлысыңмы?
* * *
Балаң рәнҗетте — кылганнарыңның әҗере.

1993
*****


Прочитано 3844 раз. Спасибо и Вам!



Комментарии 3

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.