Айрат Шайхлисламов

Айрат Шайхлисламов

«Озакламый шатландырырмын! »

       Айрат Шайхлисламов бөтен Лениногорский төбәгенә танылган, безнең Шөгер егете! Төрле бәйрәмнәр, туйлар, сабантуе, бик сирәк очракта аннан башка уза. Ул үзе алып баручы да, тамада да, җырчы да! Бу бар яклап та искиткеч булган, унган артисттан минем беренче интервью алуым. Сезнең мине бик каты хөкем итмәссез дип ышанып калам!

 

       – Айрат, исәнмесез! Үзегез турында сөйләп китегезче! Тумышыгыз белән кайсы яклардан? Ата-анагыз кемнәр? Сезнең балачак hәм үсмер елларыгыз кай төбәкләрдә узды?

 

– Үзем инде мин бик гади гына авыл малае. Безнең төп үзе Чирмешән районы Бәркәтә (Беркет-ключ) авылыннан. Минем әтием – Алмаз, әнием – Рузалия, үзләре шул яктан.

 Айрат Шайхлисламов с мамой Әти 1978 елда Зеленая рощада СПТУ-81 (ул вакытта шулай атала иде) укырга кереп тәмамлагач, Шөгер эшчеләр поселогына шофер булып «Сельхозтехникага» эшкә урнашып, төпләнеп калырга уйлый. Һәм инде әнине дә бу якларга алып килә.

Монда 8 октябрь 1981 елны мин туам. Гаиләдә без ике малай, энем Марат белән. Ә әнием Шөгер нефтебитум заводында эшләде (хәзер завод юк бит инде), бүгенгесе көндэ икеседэ исэн саулар, Аллага шөкер!

Бала хәм үсмер чакларым минем кубесенчә Шөгердә узды, бик еш кына авылга кайтып йөрөсәк тә. Башта балалар бакчасына йөрдем, аннан соң беренче класска Чкалов мәктәбенә укырга кердем. Шулай башланып китте минем уку елларым.

 

       – Әйтегез әле, сез балачакта да хәзерге кебек артист җанлы идегезме? Сез кай да hәм кайчан беренче тапкыр чыгыш ясадыгыз?

– Садикта йөргәндә, аны моны әйткәннәре юк иде, ләкин беренче класска укырга кергэч , укытучыларым Альфия Гайсовна, Рәзинә Ильдусовна, баянчы Илькам Исламович миндә җырга хәвәслекне күреп алдылар булса кирәк, тик ояла идем диләр. Миннән Фирзэр Муртазиннын «Бер генә минутка» җырын җырлата башладылар.

 

Айрат Шайхлисламов

       – Димәк, сезнең музыкаль сәләтегез күпкә иртәрәк ачылды? Сәхнә сезнең тормышыгыз икәнен ничек аңладыгыз? Артислык карьерасы белән кайчанрак мавыга башладыгыз?

 

       – Шулай була инде… Хыялым яштән бирле иде инде. Чынлап торып армиядән кайткач җырлап йөрдем. Аннан соң өйләндем, сабыйларыбыз туа башлады, җырга вакыт калмый иде. Хәзер инде балаларым үсеп, берсен берсе карарлык, вакытта җитәрлек.

 

     – Сез махсус музыкаль белем алдыгызмы? Нинди музыкаль уен коралларында уйныйсыз? Сезне сәхнәдә нинди  шөгел ныграк кызыксындыра: җырларгамы,  яисә кызыклы тамаша алып бару программасымы?

Айрат Шайхлисламов

 

 – 9-чы классны бетергәч, Лениногорск музыкаль-педагогия училищесына укырга кердем, ләкин кызганычка каршы укып бетерә алмадым. 1999 елнын 26 декаберендә армиягә киттем. Үзем өчен  булса да гармунда, гитарада синтезаторда уйныйм. Күбрәк җырларга яратам.

 

       – Айрат, ә җырларны сез үзегез язасызмы?

 

       Әйе, җырларым бар, бөтенесендә интернетка чыгармадым әле, киләчэәктэә Ходай язса, халыкка җиткерермен диеп уйлыйм.

 

 Фирдус Тямаев и Айрат Шайхлисламов       – Димәк, сез җырның сүзләрен дә, көен дә, үзегез язасыз! Афәрин! Сезнең махсус альбомнарыгыз бармы, яисэ сез аларны чыгарырга планлаштырасызмы? Сезнең махсус профессиональ студияләрдә яздырылган җырларыгыз бармы?

 

       Ничек туры килә инде, Ходаем ничек бирә. Кайсы берләренә әзер эчтәлеккә көй генә килеп чыккалый, кайсы берләре тулысынча көе дә сүзләре дә минеке. Альбомнарым хәзергә юк. Менә җырларымны туплап диска чыгарырга хыял бар әлбәттә.

 

       – Хәзерге вакытта нинди проект белэн мәшгульсез?

 

 Фидан Гафаров и Айрат Шайхлисламов      – Мин инде кубесенчә мәҗлесләр уздырып йөрим, диск чыгару өстендә эшлим, сораучыларым бик күп. Озакламый шатландырырмын, диеп уйлыйм.

 

       – Сез бәйрәмнәрдә махсус өйрәнелгән программа белән эшлисезме, яисэ эш барышында туган уй-фикерләрдән чыгып эш итәсезме? Күпме бәйрәм тантаналар алып баруда катнаштыгыз? Халык сезне ничек каршы ала?

 

       – Бер карасаң, аның сценариясе төп хаманда шул инде. Кем ничек булдыра, шулай эшли. Минемчә, ин мөһимен белсәң, син коралланган дигән сүз. Төп шуның белән шөгелләнгәнгә  җиңел уздырам.

Айрат Шайхлисламов

       Аллага шөкер, тамашачы әйбәт каршы ала. Бик зур рэәхмэәт аларга! Менә 30 ноябрьда Иске Иштерәк авылында әниләр бәйрәменә концерт ясыйбыз әле. 9-зы көнне концерт куйган идек, ошатканнар. Аннары инде Яңа елга халыкны ял иттерергә исәп бар.

Айрат и Лилия Шайхлисламовы

 

 

 

 

 

   

Купме мәҗлес уздырганны, санаганым юк. Ике ел китте инде төп шуның белән шөгелләнгәнгә.

  – Айрат, сезгә берникадәр шәхси сораулар бирсәк, ачуланмассызмы? Сез өч бала атасы. Күп балалы гаилә санына керә, ләкин яшьләр, хәзерге вакытта гаилә кору, бала табу гамәлләреннән читләшә, кубрәк куңел ачып йөрүне хуш итә. Менә сезнең өчен гаилә нинди урын алып тора, hәм яшьләргә бу турыда узегезнең нинди киңәшләрегезне бирер идегез?

 

Айрат, Лилия, Ильназ, Ильсаф и Алина Шайхлисламовы

– Хатыным белән өйлэнешкәнгә хәтле, без Лилиям белән 7 ел йөредек. Аннан соң армиягә киттем, 2 ел ул мине көтте. Кайткач өйләнештек. Башта кыз булыр дигән идек. Ходай тәгәләм ике малай буләк итте hәм инде 3-нчегә кызыбызны.

 Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Минем өчен гаиләм – ул минем таянычым, тормыш буләгем. Ә яшьләргә инде нәрсә дип әйтер идем? Бер берсен яратсыннар, өйләнешсеннәр. Авырлыклар күп була инде ул, барсы да тигез генә булмый. Бергә генә авырлыкларны ерып чыкканда, яшәве җиңңеллерәк hәм тормышның кадерен белә башлыйсын. Гаиләнең ныклыгы шунда сынала.

 

     – Шундый яхшы, тулы жавапларыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгэ, Айрат! Сорауларны тагы да бирергә булыр иде дә, ләкин беренчедән, чама белү дигән нәрсә бар, икенчедән, сезнең белән кабат очрашырбыз дигән өметтә калабыз!

 

       – Үзегезгә бик зур рәхмәт! Бик күңелле булды. hәрвакыт шат булырмын! Сәләмәт булыгыз!

 

Таңнар ата салмак кына
Сандугачлар сайрый тирәктә
Басып торам карап туган якка
Шул чакларда рәхәт йөрәккә

Чыгыгыз иртән һавага
Карагыз тирә якка
Барсын аңларсыз үзегез
Бары иртәңге якта…

 

Бала дөньяга килгәндә
Берни белми,тик сизә
Бәләкәй бит, аңламый шул
Йөрәге дөб-дөб тибә

Күкрәк сөтөн имгәндә дә
Күзен ача, елмая
Үзенә күрә, мин үсәм ди
Көннән көн ул көч жыя

Үрмәли башлый аз гына
Күт күтәрә, этенә
Әти Әнисен күрә дә
Шатлана ул, сөенә

Карагыз,тәпи китәм дип
Чайкалып басып тора
Каш астыннан ялындырып
Күз карашын чакыра

Нәни җаным, шундый шук син
Балам бәгърем күз нурым
Акыллы hәм, сау сәламәт
Гөмерле бул, матурым !

Дусларым әни сүзе ул,
Бик олы бу дөньяда…
Әни укыган догалар
Булыша зур юлларда!

Юлга чыккан хәр бер кеше
Туган әни карныннан
Юлларда курешсәк бергә
Булыйк бер берен туган

Рәнҗетмик без әниләрне
Каршы дәшмик аларга
Зурлап, кадерләп аларны
Дога кылыйк Ходайга !!!

 

Гомерлеккә минем ярым бул дип
Яратам дип суздым кулымны
Хисләребез безнең бәйләнешкәчтен
Буләк иттең ике улымны…

Әллә инде өзелеп сөйгәнгәме
Сизми калдык җитте ямьле кыш
Бәхетлерәк булыр өчен икәу җирдә
Ходаем бирде безгэ нәни кыз

Рәхмәтлемен бүген Аллахыма
Ике улым бар, кызым, янда СИН
Бергә атлыйк без тормыш сукмагыннан
Нәни сабыйларым… Син hәм Мин!

 

 

Песни Айрата Шайхлисламова:

 

«Язмыш сынавы»[audio:https://xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai/music/ajrat-shajhlislamov-jazmysh.mp3]

«Көтәм»[audio:https://xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai/music/ajrat-shajhlislamov-kotem.mp3]

«Сириннәр»[audio:https://xn--b1ab7abhqb1b.xn--p1ai/music/ajrat-shajhlislamov-sirinnjer.mp3]

© Песни Айрата Шайхлисламова.
© Фото Айрата Шайхлисламова, из личного архива.
© Текст интервью: Эльвира Гильманова (www.шугурово.рф),
перевод: Римма Гильманова

Все права защищены. При частичном или полном копировании данного текста в обязательном порядке ставится прямая ссылка на первоисточник.

 

Прочитано 3219 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.