Абдулла Алиш

Көтмә инде, көтмә...

(Әнигә багышлыйм)

Ана үрдәк бәбкәләре белән,
Ә син ялгыз үзең барасың,
Син көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.

Кайда китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.

Былтыр койган алма какларын син,
Чикләвекләр җыеп киптереп,
— Аларга! — дип, һаман саклыйсыңмы
Сагыш белән көтеп, тилмереп.

Төшләреңдә һаман алар белән,
Көндезләрен укып хатларын,
Теткәләнгән кәгазь битләренең
Һәрбер сүзен инде ятладың.

Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар,
Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге
Бертуктаусыз янган кайгылар.

Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен-берсе куышып уйнарлар,
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,
Куандырмас сине тугайлар.

Җир тетрәгән давыл уты, бәлки,
Карлар белән эреп югалыр,
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә
Кавышу хисе кабат кузгалыр.

Өчесенең берсе кайтмасмы дип,
Син көтәрсең һаман аларны,
Ишек каккан саен кочакларга
Хәзерләнеп сөйгән балаңны.

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп, илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын.

Очрашу

Әсирләр лагеренда бер иптәшем белән
фаҗигале очрашуга карата язылган
бу шигырьне күп әсирләр
үзләренең дәфтәрләренә күчереп алганнар иде.

... Хәтерләдек ерак туган илне,
Семьяларны, якын дусларны,
Хәтерләдек җырлап исәнлеккә
Күтәрелгән тулы тостларны.

Туган илдә ничек сыйланулар,
Кояштай иркен йөргән вакытлар,
Барсы инде, барсы ерак калды,
Илдә үткән татлы минутлар.

Ах, кайда сез безне, тәрбияләп
Үстерүче изге аналар,
Ах, кайда сез, сарылып елый-елый
Озатып калган сабый балалар?

Ах, кайда сез, безнең нечкә билләр,
Эштә чыныгып үскән аталар,
Ах, кайда сез, энекәш, сеңелкәйләр,
Ах, кайда сез, абый-апалар?
Сезнең якын күргән кешеләрегез
Тилмерешеп монда яталар.

Хат-хәбәр юк, үлде, ахры, диеп,
Ашыкмагыз дога кыларга,
Авыр үлем белән көрәшәбез,
Исәп әле тере калырга.

Теләгебез, сыерчыклар кебек,
Тагын илгә очып кайтырга,
Сезнең белән елап күрешеп,
Тагын бергә рәхәт татырга.

Туган илгә

Булгач давыл ничек шауламасын,
Чайкалмасын камышы,
Ярсый йөрәк, дулкынлана, —
Авыр-авыр сагышы!

Беренче кат күзем кояш күргән
Җирләр ерак калды.
Тирә-ягым көзге болыт кебек
Кайгы чорнап алды.

Туган илем, барлык рухым сиңа,
Барсын синең өчен!..
Якынлыгың синең белмәдем мин
Ерак китми торып,
Ничек яшьлек тәмен без белмибез,
Картлык килми торып!

Үзем турында җыр

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.

Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.

Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә,
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер ватанын.

 

Прочитано 1023 раз. Спасибо и Вам!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.