8 март белән

8 МартаКөннең яктылыгы кояшта,
күкнең матурлыгы йолдызларда,
җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.
Сине шул җир йөзен бизәген
халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим!
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә.
Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,
табигатьнең самимилеген өстәп,
күңелеңә шатлык, тәнеңә сихәтлек,
өеңә иминлек алып килсен.

*****

Әниләргә бәйрәмгә

Әниләргә бүләккә
Җылы биреп йөрәккә
Язгы нурлар иркәли,
Алтын нурын сипкәли.

Битләргә килеп куна,
Күңелләр назга тула
Килә җырлап аласы
Язда килә каласы.

Әниләр бәйрәмендә
Язның матур көнендә
Кошлар сайрый тирәктә
Җырлар кала йөрәктә.

Кадерле әңиләрне
Яраткан әбиләрне,
Гүзәл матур кызларны
Ягымлы ханымнарны.

Язның көннәре котлый,
Якты кояш бүләкли,
Бәхетле гөмер теләп
Язгы җил йөри уйнап.

Лилия Гиматдинова

*****

Тузаннарны сөртеп чыктым
Коедан су китердем
Әни эштән кайтуына
Бөтен эшне бетердем.
Булмәләрне жыештырдым,
бар җир ялт итсен әле,
Үзенең бәйрәмендә бер,
Әни ял итсен әле!

*****

Бәйрәмегез белән!

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

Дамир Ахметзянов

*****

Хатын-кызга!

Кояш җылысы иңгәндер,
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз бардыр үзегездә.
Яз кояшыдай елмаеп,
Сөеп бер карасагыз,
Йөрәкләрне әсир итеп
Зиһенне чуалтасыз.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөләем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез
Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән.

Дамир Ахметзянов

*****

Тиздән 8 нче март (шаяру катыш-чын барлык)

Тиздән 8 нче март
Хатын-кызлар бәйрәме.
Әйдәгез соң егетләр,
Бәйрәм итик бездә әле.

Иртән иртүк уянып,
Тиз генә чәй кайнатыйк.
Бик мул өстәл әзерләп,
Иркәләп кенә уятыйк.

Ачыйк шампан шәрәбен,
Яхшы коньяк Әрмәннекен
Күзен ачкач аңласын ул,
Бүген бәйрәм икәнлеген

Өстәл уртасында куйыйк,
Бер букет матур чәчәк.
Мәтрүшкәле сөтле чәйгә,
Булсын тәм-том һәм чәкчәк.

Назлы сүзләр сөйли-сөйли,
Иртәнге чәйне эчик.
Көне буе, күгәрченнәр,
Кебек гөрләшеп яшик.

Бер генә көн булсада,
Барысына да түзик.
Булыр бәлки күңелләре,
Матур сүзләр гел тезик.

Шатлансыннар, куансыннар,
Алар бит моңа хаклы.
Көйләрен гел көйләп торсак
Күңелләр булыр аклы.

Фагим Хабибуллин

*****

Бәйрәм белән әниләр!
Бәйрәм белән әбиләр!
Апалар һәм сеңелләр!
Бик кечкенә бәбиләр!

Кызлар бәйрәме белән
Чын күңелән котлаем!
Кочагыма алыр өчен,
Каршыгызга атлаем.

Телим сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларның зурысын!
Мәхәббәтнең иң сафларын,
Уңышларның тулысын!

Озын гомер телим сезгә,
Юлларыгыз уң булсын!
Матур бәйрәм көнегездә
Теләкләр кабул булсын!

Гульфия Гизатова (Муртазина)

*****

8 март
Әни бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.

Ничек табарга
кайда чәчәк бар?
Кая карама-
Каплаган ак кар.

Әнигә шигырь
Бирдем бүләккә.
«Гомергә»,-ди ул,-
калыр йөрәктә!

*****

Март аенда, кар өстендә,
кояш нурлар уята —
Яз килэ каршы алыгыз —
Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме —
Әниләр, әби-апалар
Хатын кызлар бәйрәме!

*****

Кояш көлә, мин елмаям,
8 март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме,
Шуңа күңелем шат минем.
Кайсын юам, кайсын җыям,
Чиста булсын, ак булсын
Әниләрнең күңеледәй
Бөтен нәрсә пакъ булсын.
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын
Әти дә көлеп торсын!

*****

Үзегезне ихлас күңелдән ямьле яз белән котлыйбыз!
Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен.
Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен,
өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын.

*****

8 мартта

Уян әле, юынып ал,
Кашларыңны буяштыр,
Битләреңә кремнәр үкә,
Чәчләреңне тараштыр.

Күз тирәсен каләм белән
Матур итеп бизәклә,
Калынайган тәннәреңне
Яшер матур күлмәккә.

Берәр шәраб әзерләп куй,
Һәм әзерлә башка сый.
…Ул күчтәнәч белән килсә,
Карышмыйча сөй дә куй!

Венер Фәттах

*****

Прочитано 162874 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.