18 яшькэ

Сине Ай катыңда Зөһрә йолдыз сыман
балкып торган 18 яшең белән котлыйм!
Кызарып баеган кояшның балкуы,
йолдызларның сихри җемелдәве матур,
әмма кеше гомеренең яшьлек таңына ни җитә.
Мин сиңа тормыш юлыңда көч түкмичә җиңел
бирелә торган бәхет теләмим. Юлың катлаулы да,
сикәлтәле дә булсын, алай яшәве мәгънәлерәк, рәхәтрәк.
Син шуңардан тәм,
ләззәт табып алга омтыл.
Мәхәббәтең су өстендәге ак төнбоектай чәчкә атсын,
бәхетеңнең якты бизәкләре күңелеңә энҗе-мәрҗән
булып ятсын, сөяргә-сөелергә ходай насыйп итсен,
хыялларың тормышка ашсын.

*****

Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып тормыш
абзыйсының ыгы-зыгылы, аклы-каралы,
шатлыклы һәм катлаулы юлына чыгып бастың.
Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә,
авыр да, күңелле дә. Актыр ла минем, ай,
беләгем, таң йолдызыдай яшьлегеңә күптер
лә ходайдан теләгем.
Телим сиңа шушы шатлыклы, куанычлы
көнендә: язның дәртле сулышын, җәйнең
сафлыгын, айның сәерлеген, йолдызларның гүзәллеген,
җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын,
бәхетнең тулысын, хакыйкатьнең турысын,
тормышның, зурысын.
Ходай тәгалә кодрәте илә, амин.

*****

18 яшь. Саф мәхәббәт
Утларында янган чак.
Изүләрне ачып куеп
Жилгә каршы барган чак.

Күңелләрең канатланган,
Каннар кайнап торган чак,
Былбылларны заказ биреп
кенә сайраттырган чак.

Гомернең иң гүзәл чагы,
Шәп чагы.юләр чагы.
Бар гомереңә житәрлек
Иттереп гүләр чагы.

Сөешеп һәм сөелешеп,
Уйнап та көлеп калыйк.
Унсигез яшь кабатланмый —
Кадерен белеп калыйк.

Яшь гомерләр кабатланмый,
Бәйрәмнәр кабатлансын.
Унсигез яшь — канатлы чак,
Жаннарда канат калсын.

Жаннарда канат калсын да
Давыллар ярып барсын.
Гомерләрнең һәрбер көне
Бәхеткә алып барсын.

*****
Һәркемнең, дә туган көне
Җирдә бер генә икән.
Шул бердәнбер көн кешегә
Ел саен килә икән.

Гөмерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Хатын-кызның гына яше
Гел унсигездә икән.

Синең дә бүген туган көн-
Унсигез тулган көнең,
Кияүгә бирсәң дә ярый-
Бу-балигь булган көнең

Мин алай, болай итәм дип,
Төрле уй иткән көнең.
Бу көнең бу-картлыгыңның
Яшьлеге җиткән көнең

*****

Прочитано 11787 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.