Өй туе

Котлы булсын өй туе

Дөнья көткән, кунак иткән,
Бик булдыклы кеше ул.
Өй салып туйлар үткәрү
Уңганнарның эше ул.

Кушымта:
Дус, туганнар җыелганнар,
Яңа өйне котларга.
Без телибез шушы йортта
Йөз ел җәйләп, кышларга.

Балкып торган кунакчыл йорт,
Гаиләнең учагы.
Шунда үтә гөрләп үскән
Балаларның шукъ чагы.

Хуҗа белән хуҗабикә
Муллы табын корганнар.
Өйнең күркәмлеген мактап
Котлый дуслар, туганнар.

Венер Фәттах

*****

Өй туе

Яңа йортның нигезе
Корычтай ныклы булсын,
Ут-күзләрдән, явызлардан
Фәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,
Куанычы күп булсын.
Үзегезнең нигездә
Картаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,
Дусларыгыз чын булсын.
Туганнар ныклы булсын
Дошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын.
Күңелләре саф булсын.
Олыгайган көнегездә
Сезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өчен
Олы юаныч булсын.
Яшәгез бергә гомергә,
Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,
Карашлар җылы булсын.
Бәхетегез тулы булсын,
Яңа йорт котлы булсын.

*****

Әгәр ир-ат 45 яше җиткәнче өй салып керә алса, ул җир йөзендә үзенең иң зур вазифасын гамәлгә ашырган була. Карурманның уртасында кошлар куна куакка, барган өең ямьле була, дуслар килгәч кунакка. Өегезнең матурлыгы, зурлыгы, мәхәббәтлеге тәрәзәләрегезнең елмаюыннан күренеп тора. Йа, раббым, шушы өегездә бергә-бергә чөкердәшеп, гөлдердәшеп, тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп булсын. Өегез кунаклы, ямьле, мәхәббәтле, килгән кешеләре олы күңелле булсын, бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кыздан, ата улдан уңсын.

Прочитано 16523 раз. Спасибо и Вам!



Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Time limit is exhausted. Please reload the CAPTCHA.